12 октябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Евгений һәм Елизавета Слепцовлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Александр һәм Виктория дигән исемнәр бирделәр.
ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котлады, балаларның беренче дәүләт документларын тапшырды-Татарстан Республикасы Президенты Р. М. Миңнехановның Котлау адреслары белән туу турында таныклыклар тапшырды һәм гаиләгә иминлек, тынычлык һәм уңышлар, шулай ук икеләтә сабырлык һәм аңлауларын теләде.