Мамадыш ГХАТ бүлеге коллективы күмәкләшеп район газетасына язылды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Ташламалы язылу мөмкинлеген җирле ММЧ «Информ-печать» үзе оештырды.

Бүлек хезмәткәрләре үз гаиләләрен генә түгел, әти-әниләрен һәм әби-бабайларын да сөендерделәр. Өлкәннәрны яклау ункөнлегендә мондый бүләкне алу тагын да сөенечлерәк, - дип уртаклашты үз хисләре белән әниләрнең берсе. Әйтергә кирәк, коллектив җыелышып шәһәрнең купбабалы Зиятдиновлар гаиләсенә бүләк яасды. Алар 2021 елда ярты ел дәамында җирле «Нократ» гәҗитен укыячаклар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International