Бүген 2020 елның 13 октябрь көнендә, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Кайтаваз радиокомпания җитәкчесе Гөлйөзем Маннапова районыбызның иң мөхтәрәм парларының берсен Сөләймановлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
Гаилә учагы җылысында иңне-иңгә куеп яшәп, балалар үстереп, җитәкләшеп «Алтын никахлар» китабына кул куяр көнгә килеп җитү һәр пар бәхетенә дә тими. Ә Балтач бистәсендә гомер итүче Марат Гаяз улы белән Гөлнур Гафур кызы Сөләймановлар гаиләсе 50 ел матур, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Алар тормыш ваклыкларыннан өстен була белеп, аңлашып яшәгәннәр, үз үрнәкләрендә илгә-көнгә игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр.