Статистика күрсәткәнчә, бүген ата-аналар балаларын ешрак онытылып баручы рус исемнәре белән атый башладылар. Ата-аналар балаларына Макар, Варвара, Игнат, Таисия, Григорий кебек исемнәрне ешрак бирәләр.
Бүген, 17.10.2020, Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә Юлия Владимировна һәм Андрей Анатольевич Климовлар гаиләсендә өченче бала туу теркәлде. Парның улы туды, аңа Мирослав исемен куштылар. Ул ике тамырдан барлыккка килгән: «дөнья» һәм «дан» дигән сүз, дөньяны данлаучы, җиңүче дигәнне аңлата. Хәзер бу исем малайлар арасында да, кызлар арасында да популярлаша бара.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине чын күңелдән яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү белән котладылар, ныклы сәламәтлек, көч, түземлек теләделәр, сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм ТР Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.