Җәйнең кояшлы көннәре инде онытылган, ә кышкы салкыннар әле бик еракта сыман. Парклар һәм скверлар алтынга киенгәч, октябрь – туй өчен менә дигән айга аяк басабыз.
2020 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Әлеге дата эш көненә – сишәмбегә туры килсә дә, Бөгелмәнең яшь парлары өчен бу туй көнен сайлауга берничек тә йогынты ясамады.
Сезнең мәхәббәт ныгысын һәм көчлерәк булсын дип телибез. Һәрвакыт бер-берегезгә ярдәм итегез, сезнең арада һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен!