ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 25 ноябрендә Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны котлау тантанасы узды. Бу парларның һәркайсының үз гомер озынлыгы булган мәхәббәт тарихы бар. Аларның барысына да чын гаилә кору өчен күп көч куярга туры килде. Һәр гаиләнең тормыш юлы җиңел булмый:  авырлыклар, хаталар, шатлык һәм җиңү, әмма хөрмәт һәм мәхәббәт булыша узарга барлык тормыш сынауларын.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара Әниләр көне алдыннан «Ана булу изгелеге» программасы кысаларында Андрей Первозванный фонды популяр җырчы Диана Гурцкая белән берлектә әлеге бәйрәмгә багышланган бөтенроссия гаилә флешмобын башлап җибәрде һәм барыбызны да катнашырга чакыра!


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда 50 һәм 60 еллык туйларын билгеләп үткән 5 пар бүген ГХАТ Идарәсендә, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү кысаларында, булдылар. «Яшь парлар» гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар. Бүген чакырылган һәр гаиләнең Киров ЗАГС бүлегенә яраткан балалары, оныклары һәм хәтта оныкчыклары бар.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә, Әниләр көне алдыннан «Әни елмаюыннан йорт җылыначак» дигән онлайн – конкурс үткәрделәр.


21
ноябрь, 2020 ел
шимбә

2020 елның 21 ноябрендә Бөгелмә районы Яңа Сумароково авылында яшәүче Антонида Егоровна һәм Михаил Павлович Егоровлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар икесе дә күп балалы гаиләләрдә үсә, шуңа күрә үз гаиләләрен дә балалар көлүе, аралашу һәм бер-берең турында кайгырту белән тулы зур һәм тату гаилә итеп күз алдына китерәләр. Шулай булып чыга да, Михаил Павлович белән Антонида Даниловна өч бала, ике уллары – Сергей һәм Андрейны һәм кызлары Ольганы тәрбияләп үстерәләр. Юбилярларның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар.


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Никах – мәхәббәт һәм өмет белән тулы тормыштагы иң истә калырлык һәм мөһим вакыйгаларның берсе.

2020 елның 20 ноябрь көне яшь парлар өчен айның матур һәм популяр даталарынннан берсе булды. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.

Туй-яшь парлар өчен әһәмиятле һәм онытылмаслык көн. Туй өчен уңайлы һәм матур датаны сайлау ни дәрәҗәдә мөһим? Кемдер бу мәсьәләгә аерым әһәмият бирми, ә кемдер тантананы үткәрү өчен уңайлы көннәр булуына ышана, бу киләчәктә берлек иминлегенә йогынты ясый ала. Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – мөнәсәбәтләр, калганы – тормыш сыйфатына йогынты ясамый торган өстәмә генә. Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч – нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган матур парның никахы теркәлде. Яшь парлар Сергей һәм Екатерина язылышу тантанасына традицион туй киемнәре түгел, ә спорт костюмнары киеп килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International