Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы «Кыш бабай бул!» акциясенә кушылды

2020 елның 4 декабре, җомга

Яңа ел - могҗизалар, тылсымлылык һәм теләкләрнең үтәлеше чоры. Бу якты бәйрәм – һәр кеше өчен ел да иң матур вакыйгаларның берсе, ә балалар өчен - аеруча. Без барыбыз да кайчандыр кечкенә булганбыз һәм хыялларыбызның тормышка ашачагына ышанганбыз.

Һәрберебез изге тылсымчы була ала һәм кечкенә булса да, бала өчен әһәмиятле булган хыялны тормышка ашыра ала.

Һәр сабый бәхетле булырга тиеш, ә бәйрәм кәефе өчен сәбәп булдыру бик авыр түгел. Нәкъ менә шуңа күрә 2008 елда беренче тапкыр НТР Түбән Кама телерадиокомпаниясе тарафыннан «Кыш бабай бул!» дигән чара оештырыла. Һәм менә 12 ел инде НТР Түбән Кама шәһәре һәмТүбән Кама муниципаль районы халкы, учреждениеләре һәм предприятиеләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган балаларга онытылмас тәэсирләр һәм юмарт бүләкләр тапшыра.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе, гадәттәгечә, ел саен үткәрелә торган әлеге искиткеч чарага бик теләп кушыла һәм бүген, 4 декабрьдә, ГХАТ идарәсе коллективыннан бүләк салынган капчык НТР телерадиокомпаниясенә тапшырылды. Без һәр бүләк кечкенә балалар тормышын бер тамчыга бәхетлерәк итәр дип ышанабыз.

Барыгызга да чын күңелдән тылсымлы кәеф, искиткеч сәламәтлек һәм могҗизага ышаныч белән тулы шатлыклы Яңа ел алды көннәре телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International