Алабугада игелекле эшләр марафоны

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 декабрендә Алабугада ел саен Инвалидлар Декадасы кысаларында үткәрелә торган традицион игелекле эшләр марафоны узды. Бу юлы да Мәдәният сараена район җитәкчеләре, эшмәкәрләр, ярдәмгә мохтаҗ балалар җыелды.

«Безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән 4 меңнән артык кеше яши. Алар белән аралашу өчен шәхси вакытны, акча кызганмагыз», – диде марафонны ачып, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шулай ук үткәрелә торган марафонда катнаштылар, мөмкинлекләре чикләнгән кызның кечкенә генә хыялын тормышка ашырдылар. Злата Гребенкина су анасы курчагы турында хыялланган иде. Бу хыялны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тормышка аштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International