Балык Бистәсе районында 2020 елның11 аенда туу теркәү саны

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2020 елның 11 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 81 бала: 46 малай, 35 кыз туу теркәлде. Аларның 18 гаиләдә беренче, 26 бала - икенче, тагын 26 бала гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә унбер бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.

Яңа туган сабыйларга Инзил, Аяз, Оскар, Родион, Ибраһим, Матвей, Арам, Исида, Сабина, Дарья, Амелия, Мәдинә, Кира, Рамин, Дариан, Хәлил, Әмир, Фирзәр дип исем куштылар.

Иң яшь әнинең яше-19 яшь, иң өлкән әнигә-44 яшь, иң яшь әтигә-21 яшь, өлкән әтигә - 54 яшь.

Без барлык гаиләләрне бәхетле вакыйга белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International