Алтын юбилярларны котлау

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Арча муниципаль районы Иске Чуриле авыл җирлегендә Рафаил Шакирҗан улы һәм Фәрхия Вилдан кызы Закировлар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар. 50 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә төрәк булып яшәгән Рафаил Шакирҗан улы белән Фәрхия Вилдан кызы, бүген уллары, кызлары һәм оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.

Әлеге күркәм дата белән гаиләне Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы котлады, аларга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International