Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 3 декабрьдә, Россиядә Юрист көне билгеләп үтелә. Тарихи яктан бу һөнәр иң хөрмәтле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе булып санала. Юкка гына түгел: ул зур җаваплылык белән бәйле. Нәкъ менә юристлар җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның хокукларын саклау сагында торалар, дәүләтнең төп документларын – законнарны саклыйлар һәм яклыйлар.

ГХАТ, башкарма хакимият органы буларак, гражданнарның хокукларын яклау гаранты булып тора. Бала туу, ата булу, никах теркәү һәм аерылышу – мөһим вакыйгалар гына түгел, ә беренче чиратта, бу-юридик әһәмияткә ия булган гражданлык хәле актлары да.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә һәр кеше тормышында юридик әһәмияткә ия булган барлык документлар теркәлә. Белгечләр һәр көнне гражданнарга аларның хокукларын рәсмиләштерүдә һәм тормышка ашыруда юридик ярдәм күрсәтәләр.

Үз эшенең барлык профессионалларын бәйрәм белән котлыйбыз! Кадерле юристлар,  сезгә куелган максатларга ирешүдә үҗәтлек һәм үз эшегезгә бирелгәнлек телибез! Фемида һәрвакыт сезнең якта булсын, ә барлык эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International