2021 елны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы» дип игълан итте. 2020 елның 3 декабрендә аның территориясендә «Туган телләр һәм Халык бердәмлеге көне» Республика семинары булып узды, анда Кама аръягы зонасының тугыз районы делегациясе катнашты. Семинар кысаларында район кунаклары һөнәрчелек остаханәләре, милли мәдәният өлкәсендәге казанышлар белән таныштылар. Камыр ризыклары пешергәндә кулланыла торган май канаты ясау буенча «Каз өмәсе» дип исемләнгән мастер-классында ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Шәйхетдинова да катнашты.