Ноябрь аенда Бөгелмә районында 52 бала, шул исәптән ике игезәк пар туу теркәлде. Барлыгы 27 малай һәм 25 кыз. Иң зур сабыйның гәүдә авырлыгы 4480г, иң кечкенәсенең гәүдә авырлыгы 1800г.
16 яшь гаиләдә беренче бала туды. Икенче бала – 17 гаиләдә, 14 гаилә бу айда күп балалы булды, аларда өченче бала туды. 5 гаиләдә дүртенче бала дөньяга килде.
Иң яшь әнигә – 19, иң яшь әтигә – 22 яшь. Иң өлкән әти һәм әнигә 42 һәм 62 яшь. Ноябрь аенда малайлар арасында Кәрим, кызлар арасында Амелия иң популяр исемнәргә лаек булды.
Бу айның иң гадәти булмаган исемнәре Әхмәд һәм Айдана.