Туй – иң истә калырлык һәм матур вакыйгаларының берсе, һәм булачак яшь парларның анны әзерләүгә аеруча дулкынлану белән каравы гаҗәп түгел.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре, катлаулы эпидемиологик ситуациягә карамастан, туй алды консультацияләрен заманча технологияләрне кулланып - онлайн режимда Zoom кушымтасы аша уздыру өчен яңа карарлар кулланалар. Бүген конференциядә катнашучылар никахны теркәү көнендә төп моментлар, Никахлашу сараенда бөтен вакыт дәвамында битлек кияргә кирәклеге, кунаклар саны буенча чикләүләр, социаль дистанцияне үтәү турында белделәр.
Без сәламәтлек турында кайгыртырга гына түгел, вакытны янга калдырырга да мөмкинлек бирә торган яңа аралашу форматы яшь парларыбызга булачак дулкынлануны җиңеп, тормыштагы иң якты һәм мөһим чараларның берсе буларак, үз көнен истә калдырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.