2024 елның 23 сентябрендә нурлатлылар тарафыннан Аксубай районына «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы тапшырылды.
Җиде көн "Россия йөрәге" Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булды. Теләге булган һәркем гаилә учагының җылысына кагыла алды. ГХАТ бүлеге, район мәдәният йорты, Аксубай туган якны өйрәнү музее белгечләре әлеге истәлекнең Аксубай районында булуына багышланган чаралар үткәрделәр.
2024 елның 23 сентябреннән «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Аксубай районында урнашкан. Биш көн эчендә Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә 100 дән артык кеше килде.
2024 елның 26 сентябрендә Яр Чаллы Тантаналар сараенда Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тантаналы рәвештә 20 яшь гражданга паспорт тапшырды.
Яңа 2024 уку елыннан Россия мәктәпләрендә укучылар өчен яңа фән — «Гаилә белеме» барлыкка килде. Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, Урыссу 2 нче урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» дәресе узды.
2024 елның 25 сентябрендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык теркәү бүлегенең тантаналар залында Ринат Рәисович белән Гүзәл Рафаилевна Кәримовлар өйләнешүләренең 25 еллыгын бәйрәм иттеләр.
24 сентябрьдә Түбән Каманың Никахлашу сараенда алты никах теркәлде. Бу көзге көнне яшь парлар, якыннары даирәсендә, рәсми рәвештә гаилә союзы төзеде. Тантаналар кояшлы һәм саф көзге һава фонында узды.
Бүген Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда "Россия йөрәге"гаилә учагы капсуласы тапшырылды. Хәмидуллиннар Равил Сәмигулла улы һәм Гөлсәния Хаҗип кызы “Россия йөрәге” гаилә учагын Аксубай муниципаль районыннан күп балалы Хәнифовлар гаиләсенә тапшырдылар.
21 сентябрьдә Түбән Кама яшь парларының икеләтә бәйрәме булды! Никахлашу сараенда тантаналы чарадан соң алар шәһәрнең 58нче туган көненә багышланган бәйрәмдә катнаштылар. Сәхнә, шәһәр башлыгыннан котлаулар, көчле хисләр – бу көн алар өчен әһәмиятле генә түгел, ә чынлап тылсымлы көнгә әверелде.
Шәһәрнең туган көне алдыннан Түбән Кама районы Никахлашу сараенда фойе диварларын җанландырган ретро-күргәзмә ачылды. Бу үткәнгә чын экскурс, анда һәр фотосурәт үзенең уникаль тарихын сөйли. Нигез салынган беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр монда мәхәббәт һәм гаилә кору белән бәйле иң дулкынландыргыч, якты һәм әһәмиятле вакыйгалар мизгелләре саклана.
2024 елның 21сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Алтын юбилярларны, Мухиннар Александр Григорьевич һәм Татьяна Михайловна гаиләләрен хөрмәтләделәр.