15 октябрь көнне Чистай никахлашу сараенда В.И. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы студентлары белән очрашу булды. Бу очрашу Әтиләр көненә багышланган иде. Студентлар Чистай шәһәрендә беренчеләрдән булып Муромадагы изге Троица монастыреннан капсулада китерелгән «Гаилә учагы» тирәсенә җыелдылар. Безнең яңалыкларны күзәтәсез икән, капсуланы Яңа Чишмә районыннан алып кайтканнарын беләсез. Ут Чистайда 21 октябрьгә кадәр булачак һәм Татарстан Республикасының Югары Ослан районына тапшырылачак. Чарада "Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» белгечләре катнашты. Үзәк белгечләре «ныклы никах серләре» модельләштерү тренингы уздырды. Сәламәт мөнәсәбәтләр критерийлары турында фикер алышынды, яшь кешеләр гаиләдәге, киләчәктәге тормышларын ничек күз алдына китерә, шул турыда сөйләштеләр.