Чистай ГХАТ бүлегендә Гаилә белеме дәресләре үткәрелде

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары килде.

ЗАГС начальнигы Илмира Ярмушева студентларны ел символы - Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабызылган, капсулага урнаштырылган һәм Россиянең барлык төбәкләре буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы белән фойеда каршы алды.

Булачак табиблар Никахлашу сараеның тарихы, демографик күрсәткечләр белән таныштылар, гаилә, аның кеше тормышындагы аерым роле турында сөйләштеләр.

Тантаналар залында балалар никахлашу инсценировкасында катнаштылар. Киләчәктә яшь чистайлылар үзләренең ныклы гаиләләрен булдырырлар дип өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International