Мамадыш ЗАГС бүлеге әтиләр көне алдыннан «Яшь әти серләре» исемле буклет әзерләде

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең өченче якшәмбесендә илебездә матур җылы бәйрәм - Әтиләр көне билгеләп үтелә. Чагыштырмача яшь, әмма бик актуаль бәйрәм. Батырлык, ныклы рух, яклау, куркынычсызлык - болар барысы да безнең әтиләр турында. Һәм нинди йомшак, җылы, хислелек хас аларга нәкъ менә әти булгач.

Ләкин әти булып тумыйлар, әти булырга өйрәнергә кирәк. Яңа роль җиңел бирелми, чөнки әти булу һөнәр кебек, һәм аңа да өйрәнергә кирәк.

Мамадыш ЗАГС бүлеге әтиләр көне алдыннан яңа туган әтиләргә ярдәм итәргә булды һәм сабый белән яңа дөньяны аңларга ярдәм итәчәк «Яшь әти серләре» исемле буклет әзерләде. Бала белән ничек элемтә урнаштырырга, нәрсәгә игътибар итәргә, тормыш иптәшенә ничек дөрес ярдәм итәргә - буклетның кечкенә, ләкин бик мөһим киңәшләре, яшьәтиләргә яңа рольне тагын да күбрәк яратырга ярдәм итәчәк.

Буклетның беренче иясе Булат Батырбаев булды. Хатыны Фатыйма белән алар Мәһди исемле беренче улының әти-әнисе булдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәния Гаязова Булат Замир улын яңа статусы белән котлады һәм баланың беренче документларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International