ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

22 октябрь көнне ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында мавыктыргыч дәрес узды. Бу юлы аның кунаклары 13 нче гимназия-интернатта тәрбияләнүче кызлар булды. Белгечләр кызлар өчен экскурсия үткәрделәр, учреждениенең функцияләре һәм аның җәмгыять тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр, шулай ук гаилә кыйммәтләре һәм һәр кеше өчен гаилә әһәмияте турында фикер алыштылар. Белгечләр кызларга ГХАТ Идарәсе мөһим вакыйгаларны теркәп кенә калмый, ә традицияләрне саклауда һәм гаилә мөнәсәбәтләрен төзүдә дә төп роль уйнавы турында сөйләделәр.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сарае гадәти булмаган кунакларны — №19 мәктәбенең 8Г укучыларын каршы алды. Алар ГХАТка гражданлык хәле актларын теркәү турында күбрәк белү өчен килделәр.


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

ГХАТ Идарәсе белгечләре "Кояшкай" балалар бакчасында гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган мавыктыргыч шөгыль үткәрде.

Югары Ослан муниципаль районына "Россия йөрәге" гаилә уты капсуласы килде. Эстафетаны Чистайда яшь пар Илья һәм Вероника Бурдиннар кабул итте. Бу мәхәббәт һәм бердәмлек символы изге урында — Муромда, изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония калдыклары янында кабызылган.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

18 октябрьдә, әтиләр көне алдыннан, Чистай никахлашу сараена балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр чакырылды. Төрле сәбәпләр аркасында бу ирләр, үз кайгылары белән ялгыз калып, кулларын төшермәгәннәр, балаларын үстерәләр.

2024 елның 18 октябрь көнендә, Әтиләр көнен бәйрәм итү алдыннан, Арча муниципаль районында Салиховлар гаиләсенең алтын туйлары расланды. Нурмөхәмәт Мингалеевичка, гаилә башлыгы буларак, “Алтын туй” таныклыгы тапшырылды. 

Баланың исемен сайлау, беренче документын алу – һәр ата-ана өчен бу зур вакыйга. Мондый вакыйганың якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм дәүләт вәкилләре белән бүленүе – бу инде зур бәйрәм. Нәкъ менә шундый бәйрәм, Әтиләр көне алдыннан, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең Тантаналар сараенда узды. Мамадышлы Илназ Хәйриев бу көннәрдә күп балалы ата статусын алды, үзенең өченче улы Әмирнең әтисе булды.

18 октябрьдә Балтач районы ГХАТ бүлегендә, әтиләр көне уңаеннан, бала туу теркәү тантанасы узды. Рөстәм һәм Нурфия Сабировларның күп балалы гаиләсендә дүртенче бала аваз салды. Балага матур һәм мәгнәле Газиз исеме бирелде. Гаиләдә инде бер кыз-Назгөл, ике малай-Салават, Ихсан үсеп киләләр.

Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 20 “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Әтиләр көненә багышланган очрашуның кунаклары – Актаныш беренче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде.

20 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2021 елда рәсми рәвештә Әтиләр көне билгеләнде, ул октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International