Чистайлыларны әтиләр көне белән хатын-кызлар советы котлады

2024 елның 18 октябре, җомга

18 октябрьдә, әтиләр көне алдыннан, Чистай никахлашу сараена балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр чакырылды. Төрле сәбәпләр аркасында бу ирләр, үз кайгылары белән ялгыз калып, кулларын төшермәгәннәр, балаларын үстерәләр.

Әтиләр-безнең тормышта үзенчәлекле кешеләр. Алар туендыручылар, остазлар, яхшы дуслар, балалар өчен беренче ярдәмчеләр һәм йорт хуҗалары.

Бүген залга иң әйбәт, иң кыю әтиләр җыелды.

Кунаклар Гаилә учагы елы символы тирәсенә җыелдылар. Гадәт буенча, гаилә учагын саклаучы хатын-кыз булып санала, әмма ир-ат та бу рольне тулысынча үти ала!

Чистай хатын-кызлар советы рәисе Чулпан Сөләйманова: «Әтиләр көне бәйрәме уңаеннан, хөрмәтле әтиләр, җаваплы һәм игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт әйтергә тагын бер мөмкинлек», - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International