18 октябрьдә Балтач районы ГХАТ бүлегендә, әтиләр көне уңаеннан, бала туу теркәү тантанасы узды. Рөстәм һәм Нурфия Сабировларның күп балалы гаиләсендә дүртенче бала аваз салды. Балага матур һәм мәгнәле Газиз исеме бирелде. Гаиләдә инде бер кыз-Назгөл, ике малай-Салават, Ихсан үсеп киләләр. Сабировлар гаиләсе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «бала туу» суперсервисыннан файдаланып, бала тууны өйдән чыкмыйча рәсмиләштерделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Зөһрә Әхмәтханова тантаналы шартларда гаилә башлыгына әти көне уңаеннан дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырды. Бәхетле әти-әниләргә гаилә иминлеге, мәхәббәт һәм бәхет теләп, истәлекле бүләк тапшырылды.