20 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2021 елда рәсми рәвештә Әтиләр көне билгеләнде, ул октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Яхшы әти булу-ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эшләрнең берсе. Улыгызга үрнәк, кызыгызга игелекле тылсымчы булу. Боларның барысын да мәхәббәт һәм сабырлык белән өйрәтергә, сөйләргә, якларга, аңлатырга һәм эшләргә – моны бары тик әти генә булдыра ала.
Татарстан Республикасының балалар тәрбияләүче кадерле ир-атлары, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, муллык һәм гаилә иминлеге телибез!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллективы