Түбән Кама ГХАТ Идарәсе «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булды

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрь көнне ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында мавыктыргыч дәрес узды. Бу юлы аның кунаклары 13 нче гимназия-интернатта тәрбияләнүче кызлар булды. Белгечләр кызлар өчен экскурсия үткәрделәр, учреждениенең функцияләре һәм аның җәмгыять тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр, шулай ук гаилә кыйммәтләре һәм һәр кеше өчен гаилә әһәмияте турында фикер алыштылар. Белгечләр кызларга ГХАТ Идарәсе мөһим вакыйгаларны теркәп кенә калмый, ә традицияләрне саклауда һәм гаилә мөнәсәбәтләрен төзүдә дә төп роль уйнавы турында сөйләделәр.

Дәрес интерактив форматта узды: мәктәп укучылары уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, гаилә темасына кроссворд чиштеләр. Кызлар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, актив рәвештә сораулар бирделәр һәм үз карашлары белән уртаклаштылар.

Мондый очрашулар яшь буынга гаиләнең никадәр мөһим булуын яхшырак аңларга ярдәм итә һәм киләчәккә аңлы рәвештә карарга өйрәтә. «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты үсеп килүче буында гаилә традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International