ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2024 ел
җомга

18 октябрьдә Балтач районы ГХАТ бүлегендә, әтиләр көне уңаеннан, бала туу теркәү тантанасы узды. Рөстәм һәм Нурфия Сабировларның күп балалы гаиләсендә дүртенче бала аваз салды. Балага матур һәм мәгнәле Газиз исеме бирелде. Гаиләдә инде бер кыз-Назгөл, ике малай-Салават, Ихсан үсеп киләләр.

Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 20 “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Әтиләр көненә багышланган очрашуның кунаклары – Актаныш беренче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде.

20 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2021 елда рәсми рәвештә Әтиләр көне билгеләнде, ул октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

2021 елның 4 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Әтиләр көне октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк дигән Указга кул куйды. Быел бу бәйрәм 20 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.

Әти-ул гаилә нигезе, ә балалар өчен көч, намус, максатчанлык үрнәге. Әтиләрнең акыллы остазлар, үрнәк һәм балаларына иң яхшы дуслар, гаиләнең ышанычлы таянычы һәм яклаучысы булуы мөһим.


17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әтиләр көне-ул үзенчәлекле һәм мөһим бәйрәм. Бу бәйрәм бала тормышында ата-ананың әһәмиятен арттыра, гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыта. 17 октябрь көнне Балтач урта мәктәбендә әтиләр көне уңаеннан эчтәлекле һәм җылы чара оештырылды. Балтач районы ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече бәйрәмгә чакырылган ир – атларны котлап, аларның һөнәрләре төрле, әмма максаты бер-чын әти булу- дип ассызыклап үтте.

17 октябрьдә Чистайның Никахлашу сараенда 5 яшь чистайлыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.

ЗАГСның төп залына балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарыннан башланды. Аннары ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева котлау сүзләре белән тантаналы чара үткәрде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары килде.


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

16 октябрьдә Бурликловлар гаиләсе бриллиант туйларын бәйрәм итте. Моннан 60 ел элек Иван Михайлович белән Галина Николаевна байлыкта һәм ярлылыкта, кайгы-шатлыкта, сәламәтлектә һәм авыруларда бергә булырга ант иткәннәр иде. Үзләренең мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын алар озак еллар бергә яшәү аша намус белән үткәрделәр. Бу матур парның озак яшәү сере хезмәт сөючәнлектә ята, чөнки гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр төзү-көндәлек хезмәт бит, - диләр ир белән хатын.

Әтиләр көнен бәйрәм итү-дөньяның күп илләрендә күркәм традиция. Россия өчен бу яшь бәйрәм. 2021 елның 4 октябрь көнне безнең ил Президенты Владимир Путин октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәргә дигән Указга кул куйды. Уйланганча, бәйрәм Россиядә гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

15 октябрь көнне Чистай никахлашу сараенда В.И. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы студентлары белән очрашу булды. Бу очрашу Әтиләр көненә багышланган иде. Студентлар Чистай шәһәрендә беренчеләрдән булып Муромадагы изге Троица монастыреннан капсулада китерелгән «Гаилә учагы» тирәсенә җыелдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International