Түбән Кама шәһәренең «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 8 пар - Гарифуллиннарны, Шиһаповларны, Демахиннарны, Лазаревларны, Әһлетдиновларны, Никитиннарны, Гайнетдиновларны, Борисовларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
«Бәхет кулларда» проекты кысаларында ГХАТ Идарәсе белгечләре парларны бу мөһим вакыйга белән котладылар, аларга Мактау актлары тапшырдылар. Ир белән хатынның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.
Бу көн мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә бердәмлеге символына әверелде, ә бәйрәм рухы юбилярларның йөрәкләрен җылылык һәм рәхмәт хисләре белән тутырды!