Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә Россиянең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыруы узды. Бу чара залга яшь түбәнкамалыларны, аларның ата-аналарын һәм хөрмәтле кунакларны җыйды.
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция лейтенанты Айгөл Рәис кызы Хәйбрахманова тантаналы шартларда яшь татарстанлыларга аларның беренче паспортларын тапшырды, документ алу — илебезнең һәм туган Татарстанның киләчәге өчен җаваплылыкка таба мөһим адым, дип билгеләп үтте.
Яшь гражданнарны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе, "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәйрушина Роза Акрамовна сәламләде. Хәрәкәттә катнашучылар балаларга символик истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм аларга тормышларында уңышлар теләделәр.
Ата-аналар һәм кунаклар шулай ук балаларны котладылар, аларга алга таба да кыю атларга һәм туган җирне һәм аның традицияләренә хөрмәт белән саклап калырга кирәеләген ассысызкладылар. Татарстан турында, Ватанга мәхәббәт турында башкарылган җырлар бәйрәмгә үзенчәлекле атмосфера һәм тирән патриотик төсмер бирде.
Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре яшь гражданнарны беренче паспортлары алулары белән котладылар һәм аларга уңышлы укулар теләделәр.