1 ноябрь көнне «Ныклы гаилә» проекты һәм Гаилә елы кысаларында Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин Зөфәр һәм Сәрия Фазуллиннарны Алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Зөфәр Әнвәр улы район «Сельхозтехника» берләшмәсендә баш бухгалтер, Сәрия Хәмзә кызы идарәче компаниясендә баш бухгалтер булып эшләгәннәр. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныкларын тәрбияләргә булышалар.
Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.