Бүген Кама Тамагы районы вәкилләре - Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Халикова Югары Осланда булдылар, анда аларга Гаилә учагы уты салынган капсула тапшырылды. Югары Ослан ЗАГС бүлегендә күңелгә ятышлы җылы чара узды. Анда ике юбиляр гаилә катнашты, быел Югары Осланнан Сергей Константинович һәм Валентина Владимировна Масловлар, Кама Тамагыннан Рәшит һәм Флүрә Хәйруллиннар гаилә тормышының алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин ике гаиләгә дә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Үзешчән артистлар-педагоглар һәм җирле музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бәйрәмне матур итеп гаилә җырлары белән бизәделәр. Флүрә Хәйруллина да «Погода в доме» җырын башкарып аларны хуплады. Һәм менә гаилә учагы уты салынган капсуланы тапшыру тантанасы булды: Сергей һәм Валентина Масловлар аны Флюра һәм Рәшит Хәйруллиннарга тапшырдылар. 28 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр капсула Кама Тамагы ЗАГС бүлегендә сакланачак һәм Гаилә елына багышланган чараларда кулланылачак.