Ютазы районында 100 нче сабый

2024 елның 18 октябре, җомга

2021 елның 4 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Әтиләр көне октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк дигән Указга кул куйды. Быел бу бәйрәм 20 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.

Әти-ул гаилә нигезе, ә балалар өчен көч, намус, максатчанлык үрнәге. Әтиләрнең акыллы остазлар, үрнәк һәм балаларына иң яхшы дуслар, гаиләнең ышанычлы таянычы һәм яклаучысы булуы мөһим.

Бүген, 18 октябрьдә, бәйрәм уңаеннан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Урыссу бистәсенең иң кечкенә яшәүчесенең тууын теркәү булды. 14 нче октябрьдә Артем һәм Кристина Дунаевлар гаиләсенең беренче балалары –кызлары Есения туды. Артем Александрович беренче тапкыр әти булды. Сабый 2024 ел башыннан Ютазы районында туган 100 нче сабый. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова гаилә башлыгын сабыйлары туу һәм Әтиләр көне белән котлады. Сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Р.Н, Ютазы муниципаль районы башлыгы Шәфигуллин А. А. котлауларын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International