Баулы районында Әтиләр көненә багышланган паспортлар тапшыру тантанасы

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Әтиләр көнен бәйрәм итү-дөньяның күп илләрендә күркәм традиция. Россия өчен бу яшь бәйрәм. 2021 елның 4 октябрь көнне безнең ил Президенты Владимир Путин октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәргә дигән Указга кул куйды. Уйланганча, бәйрәм Россиядә гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

Баулы районы ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган 7 яшьүсмергә Россия Федерациясе гражданнары паспорты тапшырылды. Балаларны "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе рәисе С.Н. Фазлыева, "Яшь Гвардия" җирле оешмасы җитәкчесе Е. В. Галимова котлады. Алар яшьләрнең илебезне яратучы игелекле, ярдәмчел кешеләр булачагына өмет белдерделәр һәм укулары, хезмәтләре һәм эшләре белән балаларга әтиләренең абруен һәм туган ягыбызның Изге Исемен ныгытуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International