Чистай районы Бөтенроссия гаилә учагы утлы капсуланын кабул итте

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Елның төп символы «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы булды. Аны Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар.

Утны Муромадагы Изге Троица монастыреннан махсус лампада алып килгәннәр. Бу шәһәрне православие изгеләре Петр һәм Феврония ватаны дип саныйлар. Учактагы утны 12 лампадага күчерделәр. Аларны барлык федераль округларга һәм яңа төбәкләргә китергәннәр, аннан бөтен ил буйлап таратканнар. Аның бер өлешен Татарстанга да алып килгәннәр. Бөтенроссия гаилә учагы уты гаиләдән гаиләгә тапшырыла.

Гаилә учагы капсуласын чистайлы Сәгъдиевларның күп балалы гаиләсенә тапшырдылар.

Гаилә башлыгы Айрат Мансурович Росгвардиядә хезмәт итә, Румия Завитовна-гаилә учагын саклаучы, хәзерге вакытта декрет ялында. Румия Завитовна кияүгә чыкканчы популяр татар җырчысы иде, ләкин карьера түгел, гаилә файдасына сайлады. Айрат Мансурович - илебезнең чын патриоты һәм яклаучысы, Чечняда, Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, Чистай районы яшьләре арасында иҗтимагый патриотик эш алып баручы.

Тату Сәгъдиевләр гаиләсендә балалар бакчасына, түгәрәкләргә йөрүче Ләйлә, Булат һәм Морат исемле матур балалар үсә. Алар ата-аналары, әби-бабалары үрнәгендә тәрбияләнәләр, әхлакый нигезләрне, милли гореф-гадәтләрне сакларга тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International