Әтиләр көне-ул үзенчәлекле һәм мөһим бәйрәм. Бу бәйрәм бала тормышында ата-ананың әһәмиятен арттыра, гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыта. 17 октябрь көнне Балтач урта мәктәбендә әтиләр көне уңаеннан эчтәлекле һәм җылы чара оештырылды. Балтач районы ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече бәйрәмгә чакырылган ир – атларны котлап, аларның һөнәрләре төрле, әмма максаты бер-чын әти булу- дип ассызыклап үтте. Барлык әтиләргә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм балалары белән горурланып яшәүләрен теләде. Мәктәпнең иң актив әтиләренә ГХАТ бүлеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.