ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2021 ел
җомга

Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында 27 августта Тәтеш шәһәренең үзәк паркында “Сөйгән як, син миңа мәңгегә кадерле!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Районда урнашкан традиция буенча Трифоновлар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде. Шулай ук Шәһәр көнендә "Коляскалар парады" узды.

Саннар буенча 333 саны бик яхшы дип санала. Ул мәхәббәт өчен җавап бирә һәм аның төп асылы – чиста һәм ихлас мәхәббәт. Матур номерлы таныклыкка Ландыш һәм Мансур Собхановларның матур пары лаек булды. ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларга бәхет, гармония һәм мәхәббәт теләделәр.

2021 елның 26 августында Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда 40 елдан соң Васильевлар Валентина Николаевна һәм Олег Ильич өчен Мендельсон маршы яңгырады. 40 ел алар өчен бер мизгел кебек үтеп китте. Васильевлар Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт билгесе итеп, яңадан балдаклар, борынгы символ, гади һәм изге теләкләр белән алмаштылар.


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Күп кенә яшь парлар туй көненең иң дулкынландыргычы булуы белән килешәләр. Күптән уйланылган кебек тоелса да, тантана якынрак булган саен, сораулар күбрәк туа.

2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Көнен, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яше тулган Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби – бабалары өчен ишекләрен ачты-Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру.

Август аенда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында 100 акт теркәлде. Юбилей баласы булып Арина исемендәге кыз теркәлде. Бәхетле ата-аналар Тимур Ильясович һәм Елена Владимировна кызларын яратып Ариша дип атыйлар, ул гаиләдә өченче бала булып туды.


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 25 августында, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, «Демография» милли проектын һәм «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Бондаренко Валентина Николаевна һәм Евгений Владимировичны бергә тормыш итүләре белән котладылар.

25 август көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең төп залында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.


24
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 24 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400 нче сабый тууы теркәлде. Ева Апаков Денис Виктор улы белән Елена Александр кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.

Татарстан Республикасы көне һәм Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Кечкенә бөртектән” дип исемләнгән чаралар циклы старт ала. Әлеге ике истәлекле датага багышланган беренче вакыйга – Ямалетдиновлар гаиләсенең көмеш юбилее.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International