8 ай эчендә Бөгелмә районында 546 сабый, шул исәптән 3 игезәк бала туу теркәлгән

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Барлыгы 296 малай һәм 250 кыз туды. 2021 елда күп балалы гаилә статусын 137 гаилә алды. Дөньяга килгән иң зур сабыйның гәүдә авырлыгы 4380г, ә иң кечкенәсе - 1810г. Тимур, Егор, Кирилл, Елизавета исемнәре популярлыгын югалтмый. Милек, Айлина, Азиза исемнәре аеруча сирәк. Иң олы әтинең яше-46, ә иң яшенеке -22 яшь. Иң олы әнигә 41 яшь, ә иң яшь әнигә18 яшь. 8 ай эчендә Бөгелмә районында 342 пар үзләренең никахларын теркәгән. Иң олы кияүгә-62, иң яшь кияүгә-19 яшь. Иң олы кәләшкә-61, иң яшь каләшкә-18 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International