6 сентябрь көнне ГХАТ Идарәсендә яңа уку елында беренче тапкыр «Гаилә белеме» электрон курсы буенча «Гаилә фәне нигезләре» темасына 10 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес узды.
Гаилә белгече Биряльцева Евгения Виталий кызы балаларны командаларга бүлеп, алар анда үзләре «гаилә» төшенчәсен бирделәр, балаларга галиәдәге мөнәсәбәтләрне көйләүче төп норматив – хокукый документ, гаилә кодескы турында искә төшерде. Аннан соң укучылар алдына хокукый текстта юмористик формада язылган хаталар табу бурычы куелды.
Мавыктыргыч әңгәмә барышында Евгения Виталий кызы туй вакытында балдаклар белән алмашу традициясенең борынгы Римнан баруын сөйләде. Димәк, бу традиция буенча, ир-ат һәм хатын-кыз балдаклар алышкан көннән бер-берсенә бәйле дип санала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сюжетны төшергән «Эфир» телекомпаниясе хәбәрчеләре дә, укучылар да бу дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч дип санады.