Бүген, 3 сентябрь көнне, Биектау муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Вил Сабир улы һәм Венера Зигидулла кызы Миндубаевларны алтын туйлары белән котлау чарасы узды. Менә 50 ел инде ирле-хатынлы Миндубаевлар бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берләренә булган мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклап, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Вил Сабир улы озак еллар Биектау районының БТИда эшләде, Венера Заһидулла кызы 30 елдан артык «Солнышко» балалар бакчасында мөдир булды. Ирле-хатынлы Миндубаевлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр: кызлары Эльмира һәм улы Руслан. 5 оныкчыкларарына куанып яшиләр. Шунысы куанычлы, безнең районда тату гаиләләр мисаллары бар.