60 ел инде алар тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, аларда хезмәт сөючәнлек һәм кешеләргә карата игелек, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә тырышканнар. Юбилярларның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ирле-хатынлы Вәлиевлар хезмәт эшчәнлекләрен «Семеновод» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына багышлаганнар. Зеленая Роща авыл җирлегендә Вәлиевлар гаиләсе лаеклы абруй казанган. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады, гаилә кыйммәтләрен саклап калуда үрнәк күрсәткән өчен рәхмәт белдерде, Бөгелмә шәһәренең юбилей медален тапшырды. Юбилярларны Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Хикматов һәм ветераннар Советы Рәисе Ирина Ишкова җылы котладылар. Татар мәдәният үзәге коллективы юбилярларга матур җырлар һәм биюләр бүләк итте.