Балтач районында 2021 елның беренче игезәк сабыйлары аваз салды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Райондашларыбыз Айрат һәм Миләүшә Гыйлаҗевлар гаиләсе дә иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Гыйлаҗевлар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек. 2010 һәм 2014 нче елда Гыйлаҗевлар гаиләсендә кызлар – Энҗе һәм Әминә дөньяга килделәр, ә быел исә 20 нче июль көнне- бөтендөнья мөселмәннар бәйрәме -“Корбан бәйрәме” көнне гаилә бәхетен тагын да тулыландырып игезәкләр, ике кыз бала дөньяга аваз салдылар. Бәйрәм уңаеннан әти-әнисе кызларга бик зәвыклы исемнәр Зифа һәм Зәйнәб дип куштылар. Зифа исеме чибәр, сылу, зифа, зиннәтле, Зәйнәб- тулы гәүдәле, таза мәгънәсенә ия. Мәгънәле исем кушу – балага карата иң беренче вазыйфа булса, икенчесе — яхшы тәрбия бирү, монысы инде тагын да авыррак. Иң яхшы тәрбия – шәхси үрнәк икәнен онытмыйк диеп әлеге матур вакыйга уңаеннан яшь гаиләнең шатлыгын Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә уртаклашты. Җылы теләкләр белән Гыйлаҗевлар гаиләсенә балаларның беренче рәсми документларын – туу турында таныклыклыкларын тапшырдылар. Бүгенге көндә балаларны һәм гаиләне яклау – хөкүмәтебезнең төп бурычы. Яшь гаиләгә шулай ук ТР президенты Р.Н.Миннеханов исеменнән дә котлау папкасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International