Эльза Рафаил кызы һәм Ринат Илсөяр улы Низамовлар гаиләсендә икенче бала, уллары Данияр туды. Беренчесе – кызлары Амелия. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнине котладылар, аңа түземлек һәм ышаныч, ата-ана кайгыртуы һәм мәхәббәт, ә сабыйга – якты юл һәм бөек ачышлар теләделәр һәм беренче хокук билгеләүче документ – туу турында таныклык тапшырдылар.