Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу үткәрде

2021 елның 3 сентябре, җомга

Туу турында таныклыкны кайда һәм ничек алырга? Балага ике фамилия биреп буламы?

 Бу һәм башка сорауларга 3 сентябрь көнне ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә узган чираттагы дәрестә җавап бирде. Әлеге дәресләр хатын-кызлар консультациясендә уза, анда булачак әниләр бик күп файдалы мәгълүмат ала – сабыйны караудан алып барлык кирәкле документларны рәсмиләштерүгә кадәр.

 Исегезгә төшерәбез, булачак әниләр өчен хатын-кызлар консультациясендә «Сонатал» Кабинеты ике атналык дәрес тәкъдим итә. Алар һәр җомгада 10.30 сәгатьтә түләүсез һәм ирекле рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International