Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды.

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Көзге туй чоры җитә. Ул гадәттә җылылык һәм яктылык белән тулган була, табигатнең төрле төскә күмелүе һәр туйның бизәге булып кала ала.

Әмма никахны дөрес итеп теркәү тантанасы турында да онытмаска кирәк. Һәр атнаның шимбәсендә 13.00 сәгатьтә Никахлашу сараенда уза торган туй алды консультациясе вакытында ГХАТ идарәсе белгечләре кияү һәм кәләшләргә никах теркәү көнендә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйли.

         4 сентябрьдә Яшьләр әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм, әлбәттә инде, оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен конструктив җаваплар һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International