Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы тарафыннан алты социаль министрлык өчен киләсе елга билгеләнә торган ачык максатларны һәм бурычларны сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.
Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде: 7 малай һәм 7 кыз. Шуларның 5 се гаиләдә беренче бала, 2 – икенче, 3 - өченче, 2-дүртенче, 2- алтынчы бала булып туган.
Рабекиннар Сергей Александр улы һәм Юлия Константин кыз гаиләсендә өченче бала булып Кира исемле кыз бала туды. Александровлар Владимир Николай улы һәм Алена Александр кызы гаиләсендә икенче бала булып, София исемле кыз бала туды. Хуснутдиновлар Рифат Ринат улы һәм Алина Рәфкать кызы гаиләсендә өченче бала, Эмир исемле ир бала туды.
2024 елның 29 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 22 гаилә парын - 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәү юбилярларын котладылар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре «Тургай» исемендәге 8нче балалар бакчасында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» буенча дәрес үткәрделәр.
2024 елның 28 ноябрендә Чистай никахлашулар сараенда «Восток» «Чистай филиалы» КАИ федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе студентлары белән Гаилә белеме дәресе үткәрелде.
28 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда күптән түгел генә 14 яшь тулган 36 бала беренче тапкыр Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.
Паспорт алу-олы тормыш юлында яңа мөмкинлекләр һәм җаваплылык символы булган мөһим адым.
Апас муниципаль районына "Россия йөрәге" гаилә уты белән капсула килде. Бу ут мәхәббәт һәм бердәмлек символын гәүдәләндерә. Гаилә елы кысаларында уздырыла торган бу акция, гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеген ассызыклый.
Алмаз белән Элина Баһавеевларны искиткеч вакыйга - никахларын теркәү тантанасы белән котлыйбыз! Яр Чаллыда 2024 елда өйләнешкән 3000 нче пар булу - бу чыннан да үзенчәлекле вакыйга. Яр Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова яшь парларны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2024 елның 27 ноябрендә шәһәрнең 34 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Тантаналар сараенда кунакта булдылар. ЗАГСка Экскурсия-гражданлык хәле актларын теркәү органнары эше белән танышу һәм тормышның юридик аспектлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.