Апаста “Плюс бер” абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл артында эчкерсез сөйләшү узды.
Чистай муниципаль районында агымдагы елның 1 кварталында 120 бала, шул исәптән бер пар игезәкләр туу теркәлгән. 66 малай һәм 54 кыз бала дөньяга килгән.
Шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз: «Бала туган – Агач утырт!» проекты» үзенең дәвамын алды. Бу «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» муниципаль берәмлегенең «СИБУР Холдинг» ҖАҖДӘН «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында оештырылган грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2022 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге коллективы гадәти булмаган чарада катнашты. Бу көнне шәһәрдә АМР башлыгы Р.М.Нуриев призына хоккей турниры узды.
2022 елның беренче кварталында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 220 бала тууы теркәлде, аларның 125-е – малай һәм 95 – се-кыз, шул исәптән ике игезәк бала. Гаиләләрдә беренче булып 62 бала, икенче – 91, өченче – 42, дүртенче – 25 бала туган.
Никах теркәү көнендә паспортларны онытмау һәм Никахлашу сараена тантанага 20 минут кала килү ни өчен бик мөһим, дип сөйләделәр ЗАГС идарәсе белгечләре.
Түбән Кама халкы «Россия сугышчысына бүләк» дигән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мондый мизгелләрдә битараф кешеләр булмавын аңлыйсың, килеп туган низагны хәл итүдә һәркем көченнән килгәнчә ярдәм итәргә әзер, барысы да тынычлык тели һәм балаларын, ирләрен һәм улларын өйләренә көтәләр.
Бербөтен бер зур мәхәббәт белән берләшкән ике кеше берлеге-ул матуррак булырга мөмкин. 31 март көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2022 нче елның 500 нче пары теркәлде.
2022 елның 31 мартында ГХАТ идарәсе белгечләре «бриллиант» юбилярларны – Илгиз Гани улы һәм Гөлсинә Хәйдәр кызы Вәлиевларны өйләренә барып котладылар.
Бүген Анатолий Кузьмич һәм Вера Петровна Михайловлар зөбәрҗәт юбилеен бәйрәм итәләр.