Арча районында туу турында таныклык тапшыру тантанасы

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда бәхетле әтигә туу турында таныклык тапшырылды. Рәмис һәм Л балаларына Раян дип исем куштылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне сабыйлары туу белән котладылар һәм тантаналы шартларда беренче документ, бала туу турында таныклык, шулай ук ана (гаилә) капиталы алучыга белешмә тапшырдылар, чөнки Гатауллиннар гаиләсе икенче бала туу белән әлеге капиталга ия булды, яшь гаиләгә бу зур ярдәм булачак.

Хәерле һәм озын гомер юлы, кадерле сабый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International