Никахны теркәү – никахлашучылар тормышында иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Һәр пар тантананың бик яхшы узуын тели. Нәкъ менә шуның өчен ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларга туй алды консультациясен карарга тәкъдим итә, анда никахны теркәү тантанасы тәртибе белән танышырга мөмкин.
2022 елның 16 апрелендә чираттагы консультация узды, аның барышында белгечләр теркәлү көнендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Бер пар үрнәгендә никахлашу тантанасының ничек узачагын күрсәттеләр. Очрашу ахырында яшь парларның барлык сорауларына да җавап бирделәр.