Бала дөньяга аваз салу – һәр ата-ана өчен зур сөенеч. Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүче Фәнил hәм Лилия Закировлар гаиләсендә зур шатлык – 2022 нче елның 10 апрель көнендә гаиләдә дүртенче кыз Хәлимә туды. Хәлимә исеме сабыр, йомшак күңелле, мәрхәмәтле дигәнне аңлата. Балтач районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы бу күркәм гаиләне ихластан котлап, Хәлимәнең беренче документы – туу турында таныклыкны тапшырдылар.