2022 елның 12 апрелендә, Авиация һәм космонавтика көне – кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле дата, фән казанышы һәм бүген космос тармагында хезмәт куючыларның барысы өчен да үзенчәлекле көн уңаеннан, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимны астында башланып китте.
Россиянең 10 яшь гражданына тантаналы шартларда һәр кеше тормышындагы төп документ – паспорт тапшырылды. Тантананы алып баручы – ГХАТ бүлеге баш белгече Әдилә Камалетдинова балаларны документның килеп чыгу тарихы белән таныштырды, викторина үткәрде, анда укучылар Россия Конституциясе һәм космонавтика тарихы буенча белемнәрен күрсәтте.
Яшьләрне бу мөһим вакыйга белән Кукмара муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гаянова Резедә Нурислам кызы,
Татарстан Республикасы буенча Күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Кукмара филиалы бүлеге җитәкчесе Минемуллина Лилия Миннерамил кызы,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы Гарифуллина Раилә Насыйх кызы,
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Мостафа кызы котлады.
Соңыннан яшүсмерләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.