ГХАТ Идарәсенең баш белгече Эльвира Фазлыеваны бүләкләү

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

2022 елның 18 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы профсоюз активының зона семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар кысаларында Татарстан республика оешмасы рәисе Калашникова О.А. профсоюзның 2021 елдагы эшчәнлеге һәм 2022 елга вазифалар турында хисап белән чыгыш ясады. Шулай ук республика буенча профсоюз эшенең иң яхшы практикалары тәкъдим ителде.

Семинар нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды. Безнең коллегабыз-идарәнең баш белгече, ГХАТ Идарәсенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Фазлыева Эльвира Вильнюс кызы республика профсоюз комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International