Бөгелмә районында алтын юбилярлар

2022 елның 17 апреле, якшәмбе

15 апрель көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә алтын юбилярларны – Бөгелмә районы Ключи авыл җирлегеннән Татьяна Ивановна һәм Юрий Владимирович Шилдиннарны котладылар.

Бөгелмә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Л.Р. Закиров исеменнән, юбилярларга Рәхмәт хаты һәм юбилей медален тапшырды. Шулай ук юбилярларны Ключи авыл җирлеге башлыгы Владимир Батаев җылы котлады.

Юбилярлар, кунаклар һәм туганнары каршында, күркәм традиция буенча, Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International