Бүген, 2022 елның 14 апрелендә, чистайлылар Алмаз Ильяс улы һәм Лилия Сабирҗан кызы Фәттаховлар 10 еллык туй көннәрен билгеләп үтәләр. Алар өчен Чистай Никахлаштыру сараенда тәбрикләү тантанасы оештырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм ЗАГС бүлеге исеменнән яшь гаиләне әлеге истәлекле көннәре белән тәбрик итте.
Нәкъ 10 ел элек биредә – Чистай никахлаштыру сараенда сезнең никахыгыз рәсми рәвештә теркәлеп – сез ир һәм хатын булдыгыз. Гомер дигәне бик тиз уза, менә ул көннән алып 10 ел гомер узып киткән. Әлеге вакыт эчендә сезнең дә көлеп, шатланган, әзрәк елап та алган чакларыгыз булгандыр. Ләкин, сез барлык авырлыкларны, бәхетле минутларны кулга кул тотышып, икәү бергә атлыйсыз һәм алга таба да шулай булыр дип өметләнәсебез килә, - диде Ильмира Ярмушева котлау сүзләрендә һәм матур гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды.
Алмаз һәм Лилия Фәттаховлар бер ул үстерәләр, уллары Камил 3 нче сыйныфта белем ала. Әти-әнисенең бу матур бәйрәмендә ул да шахит булды. Күркәм пар почет кенәгәсенә имзаларын куйды. Юбилярлар әлеге имзалары белән бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен расладылар кебек. Шушы мизгелдә зур дулкынлану кичерде алар. Фәттаховлар гаиләсенә шушы матур тормышларының рәхәтен күреп тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын дип телибез.